Ләкин аларның җан авазына игътибар итүче булмаган. Багананың бер йорт балконына аву куркынычы тугач, Татьяна Глазьева “ВКонтакте” челтәре аша турыдан-туры республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка мөрәҗәгать итә.
Җавап озак көттерми. Тиз арада багана ремонтлана. Ул гына да түгел, шушы тирәдәге юлларда аварияләр еш булуын исәпкә алып, санаулы көннәр эчендә тротуарлар киртәләп алына, юл чатына “Торак зона” дигән билге эленә. Кар эрү белән коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре ашыккан автомобильчеләрне туктатыр өчен юлда “полицейскийлар” салырга вәгъдә итә.
Башкортстан җитәкчесенә арадашчыларсыз гына шикаять язу мөмкинлеге бу йортта яшәүчеләрне илһамландырган. Иске балалар мәйданчыгы турында мөрәҗәгать куркыныч атыннарны алып атарга булышлык иткән. Язын биредә яңа уен мәйданчыгы булачак.