+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 Января 2019, 10:09

Кышкы кояш юлда хәвеф тудыра

Бүген республикада кояш аркасында 4 кеше дәваханәгә эләккән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Күзләре чагылган водитель светофорның утын күрмәгән һәм икенче машинаны бәрдергән. Вакыйга Уфа-Ырынбур трассасында Талбазы авылы янында булган. "Форд" һәм "Приора" машиналары бәрелешкән. 4 пассажир төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.

Соңгы тәүлектә республикада 8 авыр авария булган, 13 кеше җәрәхәтләнгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 2 мең 300 очрагы теркәлгән, 13 водительнең алкоголь куллануы ачыкланган.