-3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 Января 2019, 09:07

Анасыз гына бала үстерү модага керәме?

Ә меңнәрчә кеше табынган артистлар моңа үрнәк күрсәтә...

Добавить в предпочтительные источники Google
Русиядә ялгызы гына балалар тәрбияләүче аналар бик күп. Шуңа күрә бу хәл инде күптән гадәти күренешкә әверелде. Ә менә анасыз гына бала үстерүче аталар турында ишеткән саен шаккатабыз әле.

Андыйлар, әлбәттә, артистлар арасында арта. Мәсәлән, Филипп Киркоров Алла-Виктория исемле кыз һәм Мартин исемле ул тәрбияли. Сергей Лазарев шәхси тормышын күпме генә яшерергә тырышса да, журналистлар аның да суррогат ана тапкан ир бала тәрбияләвен ачыклады. Сергей Зверевның 1998 елда тәрбиягә ир бала алып үстерүе билгеле. Стилист аңардан үзенең копиясен ясарга тырышты.

Күптән түгел Русиянең халык артисты, 52 яшьлек Евгений Мироновның да 2–3 яшьлек улы булуы билгеле булды. Милләтләр театрының художество җитәкчесе бер тапкыр да өйләнмәгән. Соңгы вакытта ул эшкә Петя исемле кечкенә сабый белән килә башлаган. Суррогат ана табып биргән малай берничә ел элек Алла Пугачева белән Максим Галкинның игезәк балалары туган дәваханәдә дөньяга килгән.

Әлбәттә, тулы гаилә булдыру — һәркемнең шәхси эше. Кызганыч, гаилә кыйммәтләре югала бара. Ә меңнәрчә тамашачы табынган артистлар моңа үрнәк күрсәтә...