+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 Января 2019, 06:33

Үлгән баласына пособие алып яткан...

Әлеге вакытта ана суд карарын көтә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Краснодар краенда яшәүче 36 яшьлек хатын кулга алынган.

2012 елның августында ул өченче баласын тудырган. Баланың сәламәтлеге начар булганлыктан, аны дәваханәдән ноябрьдә генә чыгарганнар. Әни кеше шунда ук балага туу турында таныклык ала.

Гаиләнең яшәү шартлары начар була, әмма хатын беркайчан да өенә социаль яклау органнары хезмәткәрләрен кертми.

Былтыр авыл хакимияте ананың баласын мәктәпкә әзерләмәве турында полициягә хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре баланы таба алмый. Хатын баланың 2012 елда ук үлүе һәм аны өеннән ерак түгел урында җирләвен әйтә.

Сабый ашаган чагында ризыкка төелеп вафат булган. Алты ел эчендә хатын мәрхүм баласы өчен 250 мең сум пособие алып өлгергән.