+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 Января 2019, 21:00

“Мин республика тормышын яхшыртырга кайттым...”

“Ведомости” гәзитенә әңгәмәдә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров югары вазыйфада төп эш максатлары һәм үзенең стратегиясе белән уртаклашты.“Әлбәттә, мин төбәктәге хәлне яхшырту өчен кайттым — кешеләрнең тормыш-көнкүрешеннән башлап, икътисадның нәтиҗәлелегенә кадәр. Әмма моны лозунг димәс идем, бу сүзләр минем Башкортстанга җитәкчелек итә башлавымның сәбәпләрен аңлата”, — дигән белдерүдән башлана республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның абруйлы федераль басмага әңгәмәсе.Республиканың яңа җитәкчесе төбәк халкының тормышын нинди юллар, алымнар, ысуллар белән яхшыртырга ниятли? Билгеләнгән максатка ирешүдә нинди өстенлекле бурычлар билгели? Арытаба әңгәмәдә сүз шул хакта дәвам итә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Беренчедән, Радий Хәбиров республика үсешенә кагылышлы карарлар кабул иткәндә мотлак рәвештә, тәү чиратта, халык фи­ке­ренә колак салачагын һәм салуын сызык өстенә ала.
– Районнарга барганда минем янда сөйләшүләрнең протоколын алып баручы кеше була. Мин биргән вәгъдәләремне үтәргә, ә үти алмаган очракта, бирегә янә килергә һәм ни өчен шулай килеп чыгуын аңлатырга бурычлы, – ди ул.
Ә кешеләрнең тормышын яхшыртуны төбәк җитәкчесе көндәлек мәсьәләләрне хәл итү­дән башларга кирәклеген ассызыклый.
– Халык чиста, якты подъездлы йортларда яшәргә, уңайлы парковкалардан файдаланырга, балалар заманча мәйдан­чыкларда уйнарга хаклы, – ди ул.
Әйткәндәй, Радий Хәбиров җитәкчелек итә башлагач та республикада эшкә кушылган “Инцидент” системасы югарыда бил­геләнгән максатларга ире­шүдә үзенең мөһим нәтиҗәләрен бирә башлаган да инде.
– Бу – социаль челтәрләрдә чагылыш тапкан проблемаларны тотып алып, алар буенча кыска вакыт эчендә чара күрү мөм­кинлеге бирүче программа. Ике ай ярым эчендә генә дә “Инцидент”ка 60 меңнән артык мөрә­җәгать килде. Башта муниципалитет башлыклары системага ышанмыйчарак караган булса, хәзер проблемаларны “Инцидент”ка эләккәнче үк күреп алу һәм хәл итү зарурлыгын аңлады. Чөнки муниципаль җитәк­челәрнең рейтингы проблема­ларның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле хәл ителүенә дә бәйле. Әлбәттә, моңардан, тәү чиратта, республикада яшәүчеләр ота, чөнки еллар дәвамында аларны борчыган, әмма хәл ителмәгән мәсь­әләләр чишелешен таба, тормыш сыйфаты яхшыра. Мөрәҗә­гатьләрнең акрынлап кимүгә баруы да шул хакта сөйли, – ди әңгәмәдә Радий Хәбиров.
Аңлашыла, республика җитәк­челеге үз эшчәнлегендә “Инцидент”ка килгән мөрәҗәгать­ләр белән генә чикләнми, халыкны борчыган проблемаларны тулырак күзаллау һәм аларны хәл итү максатында нәтиҗәле чаралар күрү өчен үзе дә әледән-әле кешеләр арасына чыга. Һәм, әңгәмәдә билгеләнүенчә, республикадагы тормышны яхшыртуда бу да Радий Хәбировның төп эш алымнарының берсе булып тора. Мисал өчен: моңа кадәр Сибайдагы экология мәсьәләсен хәл итү максатында төбәк җитәкчесе атна эчендә ике тапкыр әлеге шәһәргә барган булса, узган атнада Радий Хәбиров югары вазыйфага тәгаенләнгәннән соң инде икенче тапкыр Бәләбәй һәм Әбҗәлил районнарында булды һәм анда билгеләнгән бурыч­ларның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле тормышка ашырылуы белән танышты. Янә килеп, 22 гыйнварда Хөкүмәттә үткән оператив ки-ңә­ш­­мәдә республикада подъездларны ремонтлау буенча 2019-24 елларда тормышка ашы­рылачак программаны эшкә кушуга әзерлектән канәгатьсезлек белдереп, Радий Хәбиров шәхсән үзе Уфа шәһәре подъездларындагы хәл белән танышырга чыгып китте.
– Бу бит әле Уфа үзәге! Черниковка яисә Затондагы подъездларны күз алдына китерергә дә куркам, – диде Радий Хәбиров Гоголь урамы, 80 адресы буенча урнашкан алты катлы йорт подъездында булганда. Бу җәһәттән ул җаваплы министрлык һәм ведомстволар алдында эшне тизләтү, тәртипкә салу буенча анык бурычлар куйды.
Хәер, “Ведомости” гәзитенә әңгәмәдә билгеләнүенчә, таушал­ган, ярымҗимерек подъездлар, яктыртылмаган урамнар, тие­шенчә җыештырылмаган пунктлар, техника паркы искергән шәһәр хуҗалыгы, башбаштаклык хөкем сөрүче медицина учреж­дениеләре – Радий Хә­бировка “мирас” булып калган проблемалар болар гына түгел. Алардан глобальрәк булган мәсьәләләр дә бар. Әйтик, Радий Хәбиров республика җитәк­челегенә килгән вакытка Торатауны Башкортстан сода компа­ниясенә эшкәртүгә бирүгә бәйле мәсьәлә, чын мәгънәсендә, шартлау чигенә җиткән иде. Мәгълүм булуынча, Радий Хәбиров Торатауны һәм Йөрәктауны Башкортстан сода компаниясенә эшкәртүгә бирүгә каршы чыгып, мәсьәлә Куштау исәбенә хәл ителде.
– Бу бик катлаулы карар булды. Бер яклап, республикадагы иң эре биш җитештерү гиганты исәбенә кергән, күпсанлы халыкны эш белән тәэмин иткән предприятиенең чимал мәсьә­ләсен хәл итү кирәк иде. Икенче яклап, бизмәндә табигать һәй­кәлләре тора. Мин, әлбәттә, бернинди шартларда да Йөрәктау һәм Торатау шиханнарын эш­кәртүгә рөхсәт бирүгә бармаган булыр идем һәм бармаячакмын да. Әлбәттә, Куштауны эшкәртүгә бирү дә аерым каршылыклар тудырды һәм репутациямә сукты. Әмма Куштау кебек шиханнар республикада 80ләп һәм алар аерым статуска ия түгел, Башкортстан сода компаниясен дә чималсыз калдырып булмый. Ә инде Торатау һәм Йөрәктауга килгәндә, без бу табигать һәйкәлләрен беркем беркайчан кул сузмаслык итеп һәртөрле статуслар биреп, ныклы сак астына алачакбыз. Ахыргы максат исә аларны ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертү, — ди әңгәмәдә бу уңайдан Радий Хәбиров.
Әйткәндәй, бу җәһәттән дә узган атнада дәүләт дәрәҗәсендә мөһим адым ясалды. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров указы нигезендә Ишембай һәм Стәрлетамак районнары тер­рито­риясендә “Торатау” геопаркы булдыру турында Хөкүмәт карары кабул ителде. Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгыннан аңлатуларынча, бүген ул – республика дәрәҗә­сен­дәге геопарк. Арытаба ЮНЕСКО­ның Глобаль геопарклар халыкара челтәренә но­минацияләнәчәк.
Әңгәмәдә Радий Хәбировка сентябрьдә үтәчәк Башкортстан Башлыгын сайлауларга нинди әзерлек алып баруы, сайлау алды кампаниясен кайчан башлаячагы турында да сорау булды.
– Без әлегә бернинди кампания алып баруны да планлаштырмадык. Тәүдә Яңа елга әзерләндек, аннары “чүп реформасы” башланды. Алда җәйге ­чор­га әзерләнергә кирәк. Кеше­ләрне борчыган мәсьә­лә­ләрне нәтиҗәле хәл итү – сайлау алды кампаниясен без шулай аң­лыйбыз, – дип җавап бирде әле­ге сорауга Радий Хәбиров.

Илдар Фазлетдинов.