+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 Января 2019, 06:55

Хатыныңа кул күтәрмә! Акчасыз каласың...

Русия хатын-кызлары бу яклап берничек тә якланмаган гүзәл затлар исемлегендә дөньяда - беренче.

Добавить в предпочтительные источники Google
Өйдә җәберләнүче хатын-кызларга киләчәктә ирләре хезмәт хакын биреп барырга мөмкин. Әлеге башлангыч белән Русиядә Кеше хокуклары буенча вәкил Татьяна Москалькова чыкты.

"Гаиләдә ир-егетләрнең хатын-кызларга карата физик көч куллануы - бездә гадәти күренеш. Моны булдырмау өчен, гаилә башлыгы хатынына кул күтәрсә, ярты ел дәвамында аңа эш хакын биреп бару системасын гамәлгә ашыру кирәк, - диде ул.

Аның фикеренчә, гаиләдә җәберләнүчеләрне яклау турында хокукый база кирәк.