1 февральдән җир һәм милекне теркәү яңа төргә күчә. Бу турыда "Росреестр"ның республика буенча идарәсе җитәкчесе Петр Клец сөйләде.
- Бүгеннән дәүләт теркәве буенча законга үзгәрешләр керә. Аңа ярашлы, нотариуслар күчемсез милеккә кагылышлы документларны электрон төрдә тапшырырга тиеш булачак. Бу җәһәттән милеккә кагылышлы килешүләрне, мәсәлән, сатып алу, бүләк итү, мирас итеп күчерү турындагыларны "Росреестр"га нотариуслар үзләре тапшырырга тиеш. Әгәр дә алар ниндидер техник сәбәпләр белән документларны тапшыра алмый икән, күпфункцияле үзәкләрдә моны гамәлгә ашырып булачак. Әлеге эш документ тапшырган көнне үк башкарыларга тиеш, ә "Росреестр" икенче көнне күчемсез милеккә кагылышлы үзгәрешләрне рәсмиләштергә бурычлы, - диде Петр Вячеславович.
Бүгенге көнгә барлык нотариуслар да документларны электрон төрдә тапшыру өчен техник яктан җиһазландырылган.