Радий Хәбиров "Росгвардия" хезмәткәрләрен укыту-методик җыенның уңышлы тәмамлануы белән котлады, аларга мөһим дәүләт бурычларын үтәгәндә югары профессиональлек һәм эшкә бирелгәнлек өчен рәхмәт белдерде.
- Сезнең күбегез кырыс сынаулар узды, кайнар нокталарда үзләренең хезмәт бурычларын батырларча үтәде, дәүләт бүләкләренә лаек булды. "Росгвардия" террорчыларны юк итүүдә, заложникларны азат итүдә, стратегик объектларны саклауда катнаша, җәмәгать иминлеген тәэмин итүдә ярдәм күрсәтә. Уфаның аерым тәгаенләнештәге отряды ныклык һәм батырлык күрсәткән өчен 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры Миңнегали Шәйморатов исемен йөртүгә лаек булды, — диде Радий Хәбиров.
- Быел җәй Уфада узачак Халыкара балалар уеннарында һәм башка мөһим чараларда хәвефсезлекне бергәләп тәэмин итәргә кирәк. "Росгвардия" вәкилләре ярдәме белән без бурычларны бергәләп уңышлы башкарырбыз, дип ышанам.