Кичә Уфа коткаручылары 9 яшьлек малайны "тоткынлыктан" коткарган.
Малай йорт буенда подвалны каплаган тимер рәшәткә капкачына кысылган. Узып баручы ир вакытында бу хәлне күреп, коткаручыларны чакырткан.
Бәхеткә, малайның сәламәтлегенә зыян килмәгән. Аны әбисенә кайтарганнар.