+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 Февраля 2019, 21:00

Хезмәт өлкәсенең киләчәге нинди?

Моңа кагылышлы илкүләм мәсьәләләр Уфада тикшерелде.“Хезмәт өлкәсенең киләчәге” Халыкара хезмәт оешмасының һәм Башкортстанның 100 еллыклары уңаеннан башкалада уздырылган хылыкара форум республика Хөкүмәте, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Русия Сәнәгатьчеләр һәм малтабарлар берлеге, Бәйсез профсоюзлар федерациясе башлангычы белән оештырылды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Чарада республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Халыкара хезмәт оешмасының Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия илләре өчен бюросы директоры Ольга Кулаева, Русия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Любовь Ельцова, Русия Бәйсез профсоюзлар феде­рациясе рәисе Михаил Шмаков, Иҗтимагый палата секретаре Валерий Фадеев һәм башкалар катнашты.
Форумның пленар өлешен “Русия” телеканалы директорының махсус мәгълүмати проектлар буенча урынбасары Сергей Брилев алып барды.
– Хезмәт базары бүген яңа ком­петенцияләр таләп итә, хезмәт­кәрләрнең һөнәри белеме тиз искерә, шул сәбәпле мәгариф системасының һәм кешеләрнең үзләренең бу үзгәрешләр артыннан өлгерүе мөһим, – дип белдерде Радий Хәбиров чыгышында.
Республика әлеге вакытта мотлак медицина страховкалавы турында законга үзгәрешләр кертү башлангычы белән чыккан. Бу үзгәреш­ләр эш бирүчеләр хезмәт­кәрләр турында яхшырак хәстәрлек күрсен өчен аларны дәртләндерү, шул исәптән матди яктан да, механизмын эшләүне күздә тота.
Беренче чиратта, ул диспансерлауга кагыла, аны исем өчен түгел, сыйфатлы итеп үткәрергә кирәк. Шуңа күрә дәүләт тарафыннан матди дәртләндерү таләп ителә.
Радий Хәбиров чыгышында республика илдә беренчеләрдән булып “Лаеклы хезмәт” программасын кабул итте, дип белдерде. Бүген бездә эш бирүчеләр һәм профсоюзлар белән берлектә гражданнарга лаеклы хезмәт шартлары тудыру юнәлешендә җитди эш җәел­дерелгән. Аның нәтиҗәлелек күр­сәткечләренең берсе — коллектив хезмәт бәхәсләре, забастовкалар һәм башка социаль киеренкелек күренешләре булмавы.
Республика “Һөнәре буенча иң яхшы”, “Русиядә югары социаль нәтиҗәлелеккә ирешкән оешма” бөтенрусия бәйгеләрендә дә уңышлы катнаша.
Бүген дөньяда төрле “яшел” технологияләр турында еш ише­тергә мөмкин. Белгечләрнең күпчелеге киләчәкне икътисадны “яшелләндерү”дән тыш күз алдына китереп булмый, дип исәпли. Шул рәвешле җир йөзеннән 6 миллион эш урыны юкка чыгачак, аның урынына 24 миллион яңа урын пәйда булачак. Дөньяда 150 миллион эшсез исәпләнә, хатын-кызларның хезмәт хакы ирләрнекеннән 20 процентка кимрәк булып кала, һөнәри авырулардан 2,7 миллион кеше һәлак була. Форумда чыгыш ясау­чылар шушы саннарга тукталды.
Русия Иҗтимагый палатасы рәисе Валерий Фадеев 2017 ел йомгаклары буенча илдә уртача хезмәт хакы 38 мең 800 сум дип билгеләнде, ләкин бу сан дөрес­леккә туры килми, дип белдерде. Ә дөресе — 21 мең сум. “Росстат”, министрлыклар 39 мең сум дип сөйләгәндә, халык тирә-ягында шул 21 мең сум алучыларны гына күрә һәм үзен алданган дип исәпли. Мондый ризасызлык социаль киеренкелеккә китерергә мөмкин.
Көннең икенче яртысында хезмәт өлкәсен гуманлаштыру, яшьләрнең мәшгульлеген тәэмин итү, хезмәт мөнәсәбәтләрендә инклюзив мәдәният, гендер тигезлеге, социаль партнерлыкны үстерү мәсьәләләренә багышланган чаралар узды.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.