-4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 Февраля 2019, 10:22

Теш сызлаганда җырлап буламы?

Татарстанның халык артисты Зөфәр Билалов: “Андый вакытта җырлыйсы түгел, авыртудан елыйсы килә”, - ди.

Добавить в предпочтительные источники Google
— Сәхнәгә һәр артистның кәефсез, авырып чыккан вакыты була торгандыр ул. Җырчыга, аны тыңлап җан рәхәте алырга килгән тамашачы алдында тиешле дәрәҗәдә чыгыш ясар өчен авыру һәм борчулары хакында онытып торырга кирәк. Үземә килгәндә, тешем сызлап интеккән вакытларым күп булды. Аннан да яманы бар микән? Андый вакытта җырлыйсы түгел, авыртудан елыйсы гына килә. Теш сызлавы җәфалый бит ул, үзәкләргә үтә. Күпме дару эчтем, авызны үлән төнәтмәләре белән чайкадым. Файдасы юк. Белгән догаларымны укып, җырларга чыгып киттем. Үзем борчылам. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, сәхнәгә чыгуга теш сызлавы каядыр юкка чыга иде. Сәхнә – ул дәва, — дип сөйләгән Зөфәр Билалов “Татар-информ” агентлыгына.