Учалы районының Байсакал авылы халкы республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка туристларны тау итәгенәчә каргизәрләрдә ташуны рөхсәт итү турындагы ачык хат белән мөрәҗәгать иткәч, биредәге тирә-якны саклау мәсьәләләре белән галимнәр шөгыльләнде.
Узган елның март аенда тирә-як мохитне саклау буенча прокуратура хезмәткәләре, каргизәрләр һава сафлыгына, җәнлекләр тормышына кире йогынты ясый дип, аларны туристлар өчен транспорт буларак куллануны тыйган иде. Моңа шунда ук күпләр каршы чыкты. Туризм индустриясе вәкилләре Ирәмәл тавына туристлар күпләп килүе тукталачак, балалар һәм инвалидлар өчен аеруча уңайсыз булачак, дип белдерде.
Фәннәр академиясенең Уфа Биология институты галимнәре биредә тикшеренүләр үткәрде һәм туристларны каргизәрләрдә йөртү өчен альтернатив маршрутлар билгеләде.
Әлеге вакытта "Ирәмәл" табигый паркы турындагы положениедәге үзгәрешләр республика Хөкүмәтендә һәм Русия Табигать байлыклары ңминистрлыгында тикшерелә.