"Ул үз-үзенә кул салганга охшаган", - дигән беренчел нәтиҗә ясалган.
Кыз тиешле вакытта өйгә кайтмагач, әти-әнисе чаң суккан, аны эзли башлаганнар. Кызның машинасы юл читендә торган, ә үзен кар өстендә яткан хәлдә тапканнар. Ул бу вакытта инде үлгән булган.
Моннан бер ел элек әлеге урында кызның сөйгән егете юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булган. Кызның якты дөньядан үз теләге белән китүенең сәбәбе сөйгәнен югалтудан соң озайлы депрессиядән чыга алмау булуы мөмкин.