+4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 Февраля 2019, 21:00

“Акыллы шәһәр” нәрсә ул?

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Русиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Чибис белән эшлекле очрашу үткәрде. Анда төбәк территориясендә “Акыллы шәһәр” проектын гамәлгә ашыру перспективалары тикшерелде. Уфа сынау үткәреләчәк муниципаль берәмлекләр исемлегенә кертелгән дә инде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Шәһәр хакимияте тарафыннан 2019-25 елларга яңа технологияләрне кертү буенча “юл картасы” әзерләнгән. Бу – коммуналь һәм энергетика инфраструктурасы нәтиҗәлелеген арттыруга, ресурсларны сакчыл тотынучы оешмалар чыгымнарын киметүгә, аерым алганда, шәһәрне нәтиҗәле яктырту, юл хезмәте эшчәнлеген автоматик рәвештә контрольдә тоту, тирә-як мохит торышына һәм эчәр су сыйфатына онлайн-мониторинг үткәрү, калдыклар әйләнешенә заманча идарә итү системасына бәйле алгарышлы карарлар. Проектның партнеры – Франциянең “SUEZ” компанияләр төркеме.
– Без “Smart city” темасы буенча Башкортстан белән Уфаны очраклы рәвештә генә сынау төбәге итеп сайламадык. Франция белгечләре республика белән хезмәттәшлекне перспективалы дип уйлый икән – бу сезнең команданың уңышы, – диде Андрей Чибис. – Республиканың гамәлдәге куәтен исәпкә алып, Башкортстан “Акыллы шәһәр” проектын тормышка ашыруда иң алдынгы субъектларның берсенә әверелергә һәм башка төбәкләр өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булырга мөмкин.
Радий Хәбиров, үз чиратында, торак пунктларында заманча технологияләрнең кешеләр тормышына йогынтысын уңай бәяләде.
– Без республикада Русиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы проектларына җитди игътибар бүләбез, чөнки аларның барысы да гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырта, – диде ул. – “Акыллы шәһәр” проекты буенча сезнең белән хезмәттәшлеккә әзербез. Бездә бөтен мөмкинлекләр бар, эшне дөрес итеп оештырырга гына кирәк.
Арытаба Хөкүмәттә әлеге проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Франция компаниясе “Акыллы шәһәр” проектында катнашучы шәһәрләрне инвестицияләргә әзер булуын белдерде.
Элегрәк Русия-Франция хезмәттәшлеге өчен илнең төрле төбәкләрендә шәһәрне планлаштыру, 3D-модельләштерү, шәһәр ресурсларына идарә итү, инфраструктураны, “акыллы” энергетиканы үстерү өлкәләрендә 12 проект сайлап алынган иде. Франциянең шәһәр хуҗалыгында санлы технологияләр кертүгә махсуслашкан “SUEZ” компаниясе сынау үткәрелүче шәһәрләр исемлегенә керүчеләр белән партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыра.
Беренче проект Уфада старт алды. Стәр-летамак, Октябрьский, Нефтекама шәһәрләре дә әлеге проектка кушылырга әзерләнә.