+1 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 Февраля 2019, 07:46

Бертуган абыйсын үтергән...

Җинаятьченең элек тә абыйсын кыйнаганы билгеле.

Добавить в предпочтительные источники Google
3 февральдә Борай районында коточкыч хәл булды - 59 яшьлек ирнең үле гәүдәсе табылды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, аны бертуган энесе үтергән.

2 февральдә 54 яшьлек ир исерек абыйсын бик нык кыйный һәм йокларга ята. Иртән абыйсының үле гәүдәсенә тап була. Эшнең кая илтәчәген аңлаган җинаятьче канга буялган киемнәрне яшерә, әмма соңрак хокук сакчыларына дөресен сөйләп бирергә мәҗбүр була.

Әлеге вакытта тикшерүләр дәвам итә.