+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 Февраля 2019, 12:47

Белорусия мәктәбендә - канкоеш

2003 елгы укучы укытучысын һәм сыйныфташын пычак белән чәнчеп үтергән, тагын корбаннар бар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Минск өлксенең Столбцы шәһәрендә 15 яшьлек үсмер малайны пычакка үрелергә этәрүче сәбәпләр ачыклана. Әлегә шунысы билгеле, ул дәрескә пычак белән килгән, берничә сыйныфташын яралап, берсенә, шулай ук укытучысына да үлемечле яралар салгач, качып котылмакчы булган.

Минск өлкәсендә полиция хезмәткәрләре һәм ОМОН "Сирена" операциясе игълан иткән һәм качак табылган. Әлегә ул сак астында, өч һәм аннан да күбрәк кешегә җәрәхәт салуда гаепләнеп, кулга алынган.