"Росстат" мәгълүматлары буенча, республикада өйләнешүчеләр генә түгел, аерылышучылар саны да кимегән.
2018 елда 25364 яңа гаилә теркәлсә, 2017 елда бу күрсәткеч 27930 булган. Әлеге саннар буенча Башкортстан Идел буе федераль округында өченче урынны били.
Икенче урында - Самара өлкәсе. Анда никахлашучылар саны 3007гә кимегән. Пермь - беренче урында. Анда бу күрсәткеч 3215кә азайган.