+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 Февраля 2019, 07:56

Кичәге миллионер... бүген капчыклар ташый

Ул рәхәт тормышта ун ел яшәп калган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бөекбританиядә яшәүче Майкл Кэрролл 2002 елда лотереяга 9,7 миллион фунт стерлинг (1,3 миллиард сум акча) ота. Ул вакытта аңа нибары 19 яшь була. Кинәт кенә баеп киткән егет рәхәт тормышка чума. Ул көненә 10 мең фунт бетерәм дип мактана, урам буйлап “Мерседес”та җилдерә, үтеп баручыларга тәрәзәдән бигмак һәм тавык наггетслары чөя. 2012 елга исә аның байлыгыннан җилләр исә.

“Минем миллионнар ун ел эчендә юкка чыкты, — дип сөйли хәзер Кэрролл. — Затлы йортым да, шәп машинам да юк минем. Җиңел кергән акча, җиңел генә чыгып та бетте, шуңа да артык үкенмим”.

Әлеге вакытта элекке миллионер Шотландиядә көн күрә һәм көненә 12шәр сәгать тир түгә. Ул күмер төялгән 50 килограммлы капчыклар ташый. Миллионнарны хәзер төшендә генә күрә икән.