+4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 Февраля 2019, 21:00

Барысы да безнең хәтердә!

Бүген – Яугир-интернационалистларны искә алу көне.15 февральдә Туган ил территориясендә булмаган сугышларда катнашкан яугирләрне искә алалар. Бу көн совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару белән бәйле. 1989 елның 15 феврале йөзләгән мең ир-егет, аларның әти-әниләре һәм хатыннары өчен зур бәйрәм булды. Ун елга якын дәвам иткән сугыш күп кенә совет гражданнарының язмышларын сындыра, меңнәрчә яшь кешенең гомерен өзә. 1979 елда совет гаскәрләрен чит илгә кертү турындагы беренче мәгълүматны күпләр белмичә дә кала диярлек, чөнки бу вакыйга Яңа ел бәйрәмнәре белән туры килә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Аннан соңгы 10 ел яшь егет­ләрнең туганнары өчен зур сынау булды, чөнки Әфганстанга бару ирекле дип саналса да, анда барудан баш тартучылар булмаган. Бу безнең халыкның батырлыгын да, Туган иленә карата мәхәббәтен дә күрсәтә.
Бу сугышта Башкортстаннан 9,5 мең кеше катнаша. 343 кеше вафат була, 6 егетебез хәбәрсез югала. Республика солдатлары әлеге сугышта да, Чечняда да батырлык күрсәтә һәм бөтен илгә таныла, истәлекле медальләр белән бүләкләнә.
Әйтик, Фәрват Якупов Әфганстанда хезмәт итә. ОМОН командиры була. Батырлыкларның берсен 1992 елда Мәскәүнең “Внуково” аэропортында күрсәтә. Ул үзенең отряды белән террорчыларны туктата. Бандитлар ыргыткан гранатаны үз гәүдәсе белән каплый, әмма, аның бәхетенә, ул шартламый. Аны “Шәхси батырлык өчен” ордены белән бүләклиләр.
Ә инде өч елдан соң Фәрват Якупов Чечня җирендә сугыша. Яралануга карамастан, ул мөһим бурычны үти. Соңыннан аңа “Русия Герое” исеме бирелә. Кызганычка каршы, 2008 елның 1 декабрендә якты дөнья белән хушлаша. Ул үзенең туган Гафури районында җирләнгән.
Яугир-интернационалистлар көне белән, гадәттә, әфганчыларны гына котлыйлар. Әмма Советлар Союзының 100 хәрби хәрәкәттә катнашуын бик азлар гына белә. Алар әфган сугышы кебек озакка сузылмаса да, Ватан мәнфәгатьләрен яклаганда йөзләгән, кайвакыт меңләгән кеше гомере өзелә.

Ример НАСРЕТДИНОВ.