Кеше үтерүдә гаепләнеп 10 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Азамат Эшонкулов һәм аны 2013 елдан бирле көткән Динара Сердюченкога мулла никах укыган. Яңа барлыкка килгән гаиләдә тиздән бәби туачак.
Алар моңа кадәр язылышмыйча яшәгән. Мондый парларга төрмәдә озайлы очрашу рөхсәт ителмәсә дә, Азамат белән Динара, тиешле документлар юллап, елына берничә тапкыр очрашып торган.
Апрельдә бәби көткән яшь кәләш барлык авырлыкларны җиңүче мәхәббәткә ышана. Ходай алдында вәгъдәләшкән хәләле, аның гөнаһларын ярлыкавына һәм вакытыннан алда иреккә чыгуга өмет итә.
Узган елда республикада урнашкан холык төзәтү учреждениеләрендә 8 никах теркәлгән. Башка еллар белән чагыштырганда, бу күпкә азрак, ди белгечләр.