Башкортстан мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылучы чара мартка кадәр дәвам итәчәк. Әлеге проект кысаларында республика сәнгать осталары, күренекле эстрада җырчылары, юмор осталарының чыгышлары Сибай халкына яхшы кәеф бүләк итәчәк.
Проект "Эстрада легендалары" дип аталган концерт программасы белән башлана. Башкортстанның күренекле сәнгать әһелләре Нәзифә Кадыйрова, Азамат Тимеров, Салават Мөхәммәдьяров, Рушан Биктимеров һәм башкаларның чыгышлары бүген 15 сәгатьтә Балалар иҗаты үзәгендә көтелә.
Берничә атна дәвам итәчәк марафон шәһәр халкына кабатланмас тәэссоратлар бүләк итәчәк, сәнгатьнең могҗизалы көче аларга рух күтәренкелеге бирәчәк.