+2 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 Февраля 2019, 15:16

Сибайда яшәүчеләргә компенсация түләнәме?

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бу хакта үз фикерен җиткерде.

title
- Чыннан да, Сибай шәһәрендә яшәүче кайбер кешеләр тау-баектыру комбинатына каза күргән өчен компенсация мәсьәләсендә мөрәҗәгать итә, - диде ул шәһәрдә килеп туган хәлгә багышланган Хөкүмәт киңәшмәсеннән соң оештырылган брифингта. - Монда барысы да бик гади: башта карьер януы аркасында сәламәтлеккә зыян килүен исбатларга кирәк. Һәркемнең судка мөрәҗәгать итәргә хакы бар, анда тиешле карар кабул ителә.

Республика җитәкчесе әйтуенчә, гыйнвар аенда Сибайга токсикология лабораториясе җибәрелгән, зарарлану дәрәҗәсен күз алдына китерү өчен тикшеренүләр үткәрелгән.

- Һәркемнең судка мөрәҗәгать итәргә хакы бар, - диде Радий Хәбиров. - Күпләр бу хокуктан файдалана башлады.