+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 Февраля 2019, 17:05

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы кабул итү булды

Бүген Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы кабул итү булды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Анда Бөек Ватан сугышы, локаль хәрби конфликтлар, армия һәм флот ветераннары катнашты.

Алар арасында - Русия Геройлары Рәфыйк Ихсанов, Николай Злобин, Риф Сәхәбетдинов. Кабул итүгә, шулай ук, республика территориясендә урнашкан хәрби частьлар командирлары һәм хезмәткәрләре, төбәкнең хәрби уку йортлары җитәкчеләре, курсантлар һәм уку отличниклары, иҗтимагый һәм ветераннар оешмалары, эзтабарлар отрядлары вәкилләре чакырылган иде.

– Без хәзер ел саен бөтенхалык бәйрәме - Ватанны саклаучылар көне алдыннан сезнең белән шундый форматта очрашырбыз дигән карар кабул иттек. Без моны Ватаныбызны саклаучыларның барысына да хөрмәт күрсәтү өчен эшлибез, - диде Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.

– Без бирегә бүген яшьләрне дә чакырдык. Алар, илебез азатлыгы өчен көрәшкән әби-бабайларны күреп, алардан иң яхшы сыйфатларны кабул итеп алсын иде.

Тормышларын Русия Федерациясе иминлеге өчен хәрби хезмәт белән бәйләгән барлык кешеләрне котлыйм! - диде республика җитәкчесе.