+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 Февраля 2019, 07:17

Бер максат берләштерә - Русияне көчле итү

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировны Ватанны саклаучылар көне белән Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев та котлады. Анда болай диелә:

Добавить в предпочтительные источники Google
"Хөрмәтле Радий Фәрит улы!

Сезне Ватанны саклаучылар көне - батырлык, фидакарьлек һәм намусны гәүдәләндерүче бәйрәм белән котлыйм!

Бүген Русиягә тугры хезмәт итүчеләр, миллионлаган кешеләрнең тыныч һәм имин тормышын саклаучылар өчен генә түгел, ә зур һәм киң илебезнең барлык гражданнары өчен дә Ватанга мәхәббәт, аның язмышы өчен җаваплылык, теләсә кайсы минутта аны яклауга басарга әзерлек бик мөһим булып кала. Чөнки безнең барыбызны да бер максат берләштерә – Русияне көчле һәм алдынгы итү.

Сезгә иминлек һәм уңышлар телим".