Атап әйткәндә, анда болай диелә: "Хөрмәтле Радий Фәрит улы!
Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
Хәрбиләрнең фидакарьлеге һәм батырлыгы гомер-гомергә Русия дәүләте бөеклегенең аерылгысыз өлеше булды. Ватанны саклаучылар милли иминлекне һәм илнең оборона сәләтен ныгытуга, үз батырлыгын һәм Ватанга хезмәт итүдә һәр кешенең роле ни дәрәҗәдә мөһим булуын исбатлап, бәяләп бетергесез өлеш кертә. Алга таба да Русиядә патриотик традицияләр саклансын, аның куәте һәм даны артсын!
Чын күңелдән Сезгә тынычлык, игелек һәм иминлек телим!"