Русия халкы май бәйрәмнәрендә тугыз көн буена ял итте. Июньдә Башкортстанда ике өстәмә ял көне булачак. Алар: Ураза бәйрәме һәм Русия көне.
Изге Рамазан ае 4 июньдә тәмамлана. Шул көнне республика халкы Ураза бәйрәмен каршылаячак. 3 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
Шимбә-якшәмбе көннәрен дә исәпкә алсак, июньдә 12 ял көне туры киләчәк.