Һәр кешегә төрле образларга кереп карау кызыклы. Картайгач мин нинди булырмын, дигән сорау тынгылык бирми. Бу сорауга “FaceApp” ярдәмендә җавап табарга мөмкин, ул кешеләрнең портретларын үзгәртергә сәләтле.
“Инстаграм" соңгы көннәрдә яңа хит – фотоларда үзеңне картайту белән кайный. Мондый тәҗрибә күпчелек кешене көлдереп кенә калмыйча, киләчәк картлык турында уйланырга мәҗбүр итә. Тормыш көзе безгә нәрсә алып килер – бәхетме яки ялгызлыкмы? Хезмәт җимешләребез куандырырмы?
Җыерчыкларыбыз горурланырлык булса, балаларыбыз һәм оныкларыбызга тормыш тәҗрибәбез турында оялмыйча сөйли алсак, әйбәт тә бит. Әмма Аллаһы Тәгалә бу көннәрне язгандырмы – билгесез. Һәр буын икенчесенә тормышның бер мизгеле генә булуын, кирәкле гамәлләрне кирәксезеннән аера белергә һәм аларны Раббыбыз ризалыгы өчен, Аның ярлыкавына һәм бүләкләренә өмет итеп кылырга кирәклеген өйрәтә. Гыйбадәт кылу, балаларны тәрбияләү, ата-анага хөрмәт күрсәтү, мохтаҗларга ярдәм итү – иң бәхетле кешеләр бу дөньядан шундый гамәлләр белән китә. Әбү әл-Утахия: "Яшьлегем бер көнгә әйләнеп кайтса, мин аның картлык көнемдә ниләр китерүеннән зарланыр идем”, дигән. Ә сез иртәгәсе көн өчен бүген ни эшләдегез?”, дип яза "Инстаграм"дагы сәхифәсендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.