+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 июль 2019, 14:38

Константин Толкачев кайгы уртаклашты

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Уфа – Инҗәр – Белорет юлында һәлак булган Татарстан туристлары туганнарының кайгысын уртаклашты.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Уфа – Инҗәр – Белорет юлында һәлак булган Татарстан туристлары туганнарының кайгысын уртаклашты.
– Архангель районындагы фаҗига башка сыярлык түгел. Шәхсән үземнән, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары исеменнән куркыныч автоһәлакәттә якыннарын югалтучыларның авыр кайгысын уртаклашам. Барлык тугандаш Татарстан халкының кайгысын чын йөрәктән уртаклашабыз. Бу - безнең уртак авыр югалтуыбыз. Чын күңелдән рухи һәм физик көч, әле дәваханәдә булганнарга тизрәк савыгып чыгуларын телим, – дип язган Константин Толкачев Фейсбуктагы битендә.
Киләчәктә мондый фаҗигаләрне булдырмас өчен аның сәбәпләрен ачыкларга һәм чаралар күрергә кирәклеген дә билгеләде ул.
– Язгы сессиядә, 28 июньдә Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге хакында Башкортстан Республикасы Кодексына үзгәрешләр кертү турында” закон кабул ителде. Ул транспортларда тизлек һәм хәрәкәт маршрутын, водительләрнең хезмәт һәм ял режимын теркәүче тахографлар булдыруны күз уңында тота. Закон пассажирлар хәвефсезлеген арттыру өчен кабул ителде. Каза күргән автобуста бу җайланма булды микән, юл хәрәкәте һәм транспортны файдалану кагыйдәләре бозылмады микән, беләсе килә. Кирәк булса, Дәүләт җыелышы пассажирлар хәвефсезлеге өчен башка закон чаралары да кабул итәргә әзер, – дип билгеләде Константин Толкачев.
Читайте нас