Мәскәү тикшерүчеләре 23 яшьлек стюардесса Альбина Мөхәммәтҗанованы буып үтергән кешедән сорау ала.
25 яшьлек Никита Денин исемле егет мондый адымга бару сәбәбен көнләшүдән дип аңлаткан.
"Кичен матур гына утырдык, бар да яхшы булды. Төнлә сөйгәнемнең телефонын ачып карарга булдым һәм анда аның чит егетләр белән язышканын белдем. Ачуымны баса алмыйча, аңа ташландым һәм үз-үземне белештермичә, буып үтергәнмен", — дип ачыктан-ачык сөйләп биргән ул. Егет кулга алынган һәм әлегә сорау алу, тикшерү эшләре бара.
Аның әнисе улының мондый җинаятькә бара алуына ышанмый. "Ул кызу канлы, ишекне каты итеп ябып чыгып китәргә мөмкин, әмма кеше үтерергә кулы бармас. Яңа гына сөйләшкән идек. "Эш күп, тиз генә кайтып булмас", - дигән иде. Альбина турында берни дә сөйләмәде".
Билгеле булуынча, Яр Чаллы кызы Альбина Мөхәммәтҗанованың үле гәүдәсен 10 июль көнне иртән Мәскәүнең «Внуково-Вилладж» кунакханәсендә табалар. Монда ул егет белән урнашкан. Тикшерүчеләр фаразлавынча, бергә кергән егет аны буып үтергән. Кунакханә хезмәткәрләре әйтүенчә, ул номерда яшәүне тагын бер көнгә озайткан да, тыныч кына чыгып киткән. Кызның гәүдәсен кунакханә җыештыручысы икенче көнне иртән сәгать 7.30 кереп таба. Ул киенгән килеш ваннада яткан була.
Альбина — Яр Чаллы кызы. Балачактан ук стюардесса булырга хыялланган. Башта медицина колледжын тәмамлый, соңрак, бортпроводник курсын тәмамлап, яраткан һөнәре буенча эшкә урнашкан. Башта Казанда эшләгән, соңрак Мәскәүгә күченеп киткән. Биредәге авиакомпаниядә ул нибары 3 ай эшләп өлгергән. Бу хакта Лента.Ру хәбәр итә.