+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 июль 2019, 12:09

Августта күбрәк ял итәчәкбез

Августта Башкортстан халкын Корбан бәйрәме хөрмәтенә өстәмә ял көне көтә.

Августта Башкортстан халкын Корбан бәйрәме хөрмәтенә өстәмә ял көне көтә.
Быел Корбан бәйрәме якшәмбе көнгә - 11 августка туры килә. Өстәмә ял көне дүшәмбе - 12 августка күчерелә, ә бу өч көн рәттән – 10, 11 һәм 12 август ял һәм бәйрәм көннәре булачак дигән сүз.
«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, быел Башкортстан халкы 121 көн ял итә.
Корбан бәйрәменнән соң 11 октябрь – Республика көне килә, быел ул җомгага туры килә. Августтагы кебек, Башкортстан халкы өч көн рәттән: 11, 12 һәм 13 октябрьдә ял итәчәк.
Читайте нас