+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 июль 2019, 07:39

Өч яшьлек бала ике мәет янында төн чыккан

Алар бер матур апага кунакка килгән була.

Алар бер матур апага кунакка килгән була.
Анысының әти-әнисе дачага китә һәм ул баласы белән танышын чакыра.
Ике хатын тернәкләндерү үзәгендә таныша. Лена анда дәвалана, ә баласы белән Днепропетровскидан килгән Инесса эшләгән була.
Бу көнне пациент белән табиб икесе дә тәртип бозганга охшый. Унитаз янында табылган гәүдәләре, шунда ук аунап яткан шприцлар күп нәрсә турында сөйли.
Ике ханым да наркотиктан үлгән, берсе үләр алдыннан унитазны кузгаткан хәтта. Әнә шуннан аккан су астагы фатирга үтеп керә башлагач, күршеләр чаң суккан да инде. Югыйсә, сабый тагын күпме вакыт ике мәет янында утырыр иде икән...
Наркотик кулланган һәр кешенең гомере шулай чикләнә. Белеп торыгыз!
Читайте нас