+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 июль 2019, 06:14

Чишмәгә табиблар кирәк!

Шимбә көнне республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның Чишмә районына сәфәре ике социаль торакны караудан башланды.

Шимбә көнне республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның Чишмә районына сәфәре ике социаль торакны караудан башланды.
Аларның һәрберсендә — 96шар фатир. Берсе былтыр ноябрьдә файдалануга тапшырылган, анда 17 ятим бала торак алган. Әле бу йортта буш 30 фатир бар. Сәбәбе — сатып алырга теләүче юк.

Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов фикеренчә, ташламалы программа буенча торак алуга хокуклы гражданнар исемлеген киңәйтү зарур, атап әйткәндә, анда торак шартларын яхшыртуга хокукы булу-булмауга карамастан, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрне кертергә кирәк. Әлеге йортларда торакның квадрат метры 33 мең сумнан сатыла, бу базар бәясеннән ике тапкыр кимрәк.

Радий Хәбиров бу проблеманы “Төзелеш сәгате” кысаларында карарга тәкъдим итте.

Чишмә районына сәфәре вакытында республика җитәкчесе урындагы сөт заводы эшчәнлеге белән танышты.

Предприятие җитәкчесе Руслан Хәмитов бүген биредә 80 кеше эшләве, уртача 25 мең сум хезмәт хакы алулары турында белдерде.

Бердә сөт, кефир, каймак, эремчек һәм йогурт җитештерелә. Радий Хәбиров аларны тәмләп карады һәм арытаба үсеш программасы белән кызыксынды.

Предприятиенең җитештерү куәте — тәүлегенә 60 тонна сөт, әлеге вакытта бер сменага 15 тонна сөт эшкәртелә. Планда — сөт продукциясен сату географиясен киңәйтү.

Чишмә шикәр заводын яңартуга 452 миллион сум акча юнәлтеләчәк, шуның 102 миллион сумы - республика бюджетыннан.

Бу инвестицияләр реконструкция үткәрергә һәм гранулланган чөгендер түбе җитештерү буенча куәтләрне арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Завод быел инвестицияләр сабантуенда республика Хөкүмәте белән 452 миллион сумга килешү төзегән “Таврос” компанияләр төркеменә керә. Проектны гамәлгә ашыру ел саен 30 мең тонна гранулланган продукция җитештерү мөмкинлеге бирәчәк.

Чишмә үзәк район дәваханәсе баш табибы Камил Яппаров республика җитәкчесенә учреждениенең компьютер томографиясе аппаратына мохтаҗлыгын белдерде.

Узган ел ахырына анда 14 белгеч таләп ителгән. Аларның күпчелеге, “Авыл табибы” программасы буенча контрактлары тәмамлангач, Уфага киткән. Дәваханә һәм район хакимияте БДМУ студентлары белән эш алып бара. Камил Яппаров сүзләренә ярашлы, сентябрьдә Чишмә дәваханәсенә ике-өч табиб эшкә киләчәк.

Радий Хәбиров хаҗи Хөсәен бәк исемендәге мәчеттә һәм Успение чиркәвендә булды. Район мөселманнарының имам-мөхтәсибе Зөфәр хәзрәт мәчетнең 2014 елда төзелүен әйтте.

Урындагы “Мәхәллә” дини оешмасы Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәтенә карый. Мәчеттә хатын-кызлар һәм ир-егетләр өчен заллар бар. Радий Хәбиров хөрмәтле кунаклар китабында теләкләрен калдырды. Анда ул: “Гаҗәеп матур мәчет өчен рәхмәт. Аллаһ сакласын! Сезгә һәм йортыгызга иминлек телим!” — дип язган.

Бу көнне Чишмәдә Хөсәен бәк истәлегенә багышланган XVI республика мөселманнары җыены үтте. Аның кысаларында “Мин Исламны өйрәнәм” төбәкара балалар-үсмерләр конкурсы узды.

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров, имамнар алдында чыгыш ясап, Башкортстанда милләтара һәм конфессияара аралашу мәсьәләсе иң мөһимнәрдән санала, дип белдерде.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Читайте нас