Бу коточкыч вакыйга Әбҗәлил районында булган.
Әбҗәлил районында көндез "ВАЗ-2114" руле артында барганда 26 яшьлек хатын велосипедта китеп баручы 8 яшьлек сабыйны бәрдергән. ЮХХДИ хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, малай дәваханәгә эләккән.
Әйтергә кирәк, хатын-кыз һәлакәт булган урыннан качкан. Бераздан соң ул тоткарлана һәм авария вакытында аның исерек булуы ачыклана.
Әлеге вакытта ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү бара.