+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 июль 2019, 09:27

Күлләвектә батып үлә язган

Уфаның Сипайлово бистәсендә бер ирне көчкә коткарып калганнар.

Уфаның Сипайлово бистәсендә бер ирне көчкә коткарып калганнар.
Гагарин урамыннан китеп баручы ир кинәт кулларын өскә күтәргән һәм җиргә егылган. Аңарда өянәк башланган.
Ирнең йөзе белән күлләвеккә килеп төшүе хәлне катлауландырган, чөнки ул тончыга башланган. Үтеп баручылар тиз арада ярдәмгә ташланган. Ирне тиз генә аркасына әйләндергәннәр, бу вакытта ул инде аңын югалткан булган.
Бер ир тиз генә аның йөрәгенә массаж ясый башлаган, ә бер кыз күрше бинадагы ашыгыч ярдәм станциясенә йөгергән. Тиз килеп җиткән медицина хезмәткәрләре беренче ярдәмне күрсәткән.
Кемнең сәламәтлеге кайчан какшаячагын беркем дә белми. Бу вакытта яныңда шәфкатьле, ярдәмчел кешеләр булуы мөһим. Кешелеклелек гомерләрне саклап калырга ярдәм итә. Битарафлык беребезнең дә күңеленә кермәсен...
Читайте нас