Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе республика Башлыгы вазыйфасына дәгъва итүче кандидатларның сайлау штабларының исәпләре турында беренче финанс отчетларын бастырып чыгарды.
Иң зур сумма Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров исәбенә килгән – 50 миллион сум. 27 июньгә анда 49,1 миллион сум калган.
Икенче урында - ЛДПР кандидаты Иван Сухарев. Аның исәбенә 2 миллион сумнан артыграк акча килгән. Партия 1,5 миллион сум акча керткән, кандидат үзе – 500 мең сум.
Өченче урында “Патриоты России” партиясеннән кандидат Рәфис Кадыров тора. Аның исәбенә 1,9 миллион сум акча килгән. Болар барысы да Башкортстан Башлыгы вазыйфасына дәгъва итүченең үз акчалары.
“Яблоко” партиясеннән кандидат Зөлфия Гайсинаның махсус исәбенә 521 200 сум акча килгән. Күп өлеше (500 мең сум) – юридик берәмлекнең ирекле хәйрия акчасы.
“Русия пенсионерлар партиясе"ннән кандидат Владимир Кобзев һәм “Гражданлык көче"ннән Владимир Барабаш сайлау компаниясенә 502 меңәр сум акчаларын сарыф итәргә әзер. (2 мең сум – үзләренеке, 500 мең сум - партиянеке).
500 мең сум КПРФ кандидаты Юнир Котлыгуҗин исәбенә килгән. Акчаны партиянең төбәк бүлекчәсе күчергән.
“Гадел Русия" партиясе үз кандидаты Юрий Игнатьевка 175 мең сум акча белән ярдәм күрсәткән. Шулай ук бер граждан Игнатьев өчен 10 мең сум хәйрия акчасы күчергән.
“Русия Социалистик партиясе” кандидаты Рәмилә Сәетова сайлау кампаниясенә үз кесәсеннән 1,5 сум акча сарыф итәргә әзер. Ә “Яшелләр" партиясеннән документларын тапшырган Сания Тимасова 0 сум декларацияләгән.
Башкортстан Башлыгын сайлаулар 2019 елның 8 сентябрендә үтәчәк.