«Башавтотранс» предприятиесе яңа уку елында мәктәп укучыларын йөртү буенча проектын дәвам итәчәк. Предприятиенең генеральный директоры вазыйфасын башкаручы Надир Самиев бүген чираттагы “Транспорт сәгате”ндә тәмамланган уку елында Учалы һәм Иглин районнарында “Башавтотранс”ның 56 мәктәп автобусы эшләгәнен сөйләде. Алар 68 мең рейс ясаган һәм 998 мең укучыны йөрткән. Яңа уку елында сынау проектына янә 10 муниципалитет кушылырга тиеш.
Предприятие хезмәткәрләре мәктәп автобуслары торышына анализ үткәрде, аларның күбесенә ремонт таләп ителә. Шиналар, утыргычлар тузган, кайбер автобусларда тахографлар юк. Мәктәп водительләренең уртача яше – 60, алар 15-17 мең сум хезмәт хакы ала. Еш кына мәктәп автобуслары начар хезмәтләндерелә, җылы гаражлар юк, гадәттә, алар водительләрнең өе янында тора. Авылларда тиешле тукталыш пунктлары юк.
Уртача, балалар йөртү функциясен махсуслашкан йөртүчегә күчергәндә, бер транспорт чарасына исәпләгәндә, мәктәп елына 60 мең сумга кадәр акча экономияли. Ә водительләрнең хезмәт хакы 20-30 мең сумга кадәр арта.
“Транспорт сәгате”ндә проектны дәвам итәргә һәм кабул ителгән юл картасы буенча барырга карар кылынды.
- Балаларны йөрткәндә иң мөһиме – аларның хәвефсезлеге. Автобусларда җылы һәм уңайлы булырга, водительләр балаларны елмаеп һәм яхшы кәеф белән каршы алырга тиеш, - диде Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров.
Әле Башкортстанда балаларны 1320 мәктәп автобусы йөртә, 1500 кеше водитель булып эшли.