Мәскәүдә коточкыч хәл булган: 27 яшьлек уфалы Элина Бабичева косметологка барганнан соң үлгән.
Ул анда берничә процедура ясатыр өчен килә. Ләкин укол кадаганнан соң кинәт кенә йөрәге тибүдән туктый.
Табиблар бу урынга 7 минутта килеп җитә, 30 минут аңа җан кертергә тырышалар, ләкин якташыбыз аңына килә алмыйча вафат була.
Аның туганнары белдерүенчә, косметолог ул үлгәннән соң гадәти массаж ясаучы булып киткән...
Әле бу фаҗигане хокук сакчылары тикшерә.