Иглин районында көндез "Хендай Элантра" һәм" Киа Церато" машиналары бәрелешкән.
ЮХХДИ хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, бәрелешкән бер машинаның багажник капкачы алар артыннан барган "Дэу Нексия" машинасына бәрелгән.
"Хендай" машинасының Дәүләкән районында туып-үскән 31 яшьлек шоферы авария урынында һәлак булган. Аның янындагы пассажир җәрәхәтләр белән дәваханәгә эләккән.
Шулай ук, җәрәхәтләр белән "Киа" машинасы руле артында булган 42 яшьлек ир, аның 38 яшьлек хатыны һәм 65 яшьлек әбисе дәваханәгә озатылганнар.
Әлеге вакыйга буенча тикшерү бара.