Башкортстанда туып-үскән 90 яшьлек Бибикамал Гомәрова документларындагы хаталар аркасында пенсиясез һәм пропискасыз калган, дип яза «Первый областной» басмасы.
Туганнарына яшәргә күчкәч, аның документларында туган елы гына күрсәтелүе, ә көне һәм ае юклыгы билгеле була. Бу пенсияне рәсмиләштерергә һәм теркәү үтәргә комачаулый.
Якыннары ЗАГС бүлегенә мөрәҗәгать итә, әмма анда метрика күчермәсе сакланмаган икән.
Мондый иске документлар Башкортстан архивларында булырга мөмкин, дигән фараз бар, чөнки 1934 елга кадәр Конашак районы территориясе Башкорт АССРы составындагы Аргаяш кантонына кергән.