+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 июль 2019, 11:59

Хатынына ачуланып, аның нәнәсен үтергән

74 яшьлек әбинең тәнендә пычак тимәгән урын калмаган диярлек.

74 яшьлек әбинең тәнендә пычак тимәгән урын калмаган диярлек.
Бу кансызлык Мәскәү янындагы Химки шәһәрендә булган.
Әбинең гәүдәсен фатирында тапканнар. Аның янында чит телефон да табылган. Телефонның әби оныгының аерылышкан иренеке икәне ачыкланган.
Җинаять булыр алдыннан бер көн элек яшь ир белән хатын аерылышуларын рәсми теркәгән. Ир бу хәлне бик авыр кичергән. Каһәрле көнне ул әйберләрен хатынының нәнәсе белән бергә яшәгән фатирларыннан алып китәргә тиеш булган. Күрәсең, әби ниндидер сүзләр беләнме, оныгының элекке ирендә агрессия өянәге уяткан...
Җинаять эше кузгатылган, ир кулга алынган.
Читайте нас