Фаҗига Әбҗәлил районында булган.
Чиләбе өлкәсендә яшәүче 20 яшьлек егет “Хендай-Матрикс” автомобилендә кюветка чыгып очкан һәм әйләнгән.
Юл фаҗигасендә 18 яшьлек кыз шунда ук җан биргән. Водитель, 21 һәм 20 яшьлек ике пассажир авыр җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылганнар.
Кызганыч, күп яшьләр бүген кызу тизлектә йөрергә ярата. Көнгә чыксаң, тизлекне арттыру, юл кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә килеп чыккан фаҗигаләр хакында ишетелеп кенә тора.
Руль артында каядыр ашыкканда тизлекне арттырыр алдыннан һәркайсыбыз бу хакта уйлансын иде. Гомер бер генә бит...