Узган ел ахырында элекке монарх Мөхәммәд-V, Малайзия тәхетеннән баш тартып, “Мәскәү гүзәле-2015” титулына ия булган Оксана Воеводинага өйләнгән иде, шушы көннәрдә алар аерылышты, дип яза “New Straits Times” басмасы.
Узган елда Мөхәммәд-V Оксана Воеводинага өйләнгән иде.
Мөселман туе 2018 елның 22 ноябрендә “Barvikha Concert Hall” концерт залында үтте.
“StarHit” басмасы хәбәр итүенә караганда, ярты ел элек Оксана Воеводина Ислам динен кабул иткән, исемен Риханага үзгәрткән булган.