+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 июль 2019, 11:00

Төрмәгә утырасың килмәсә, йөргән кызыңны ташлама...

Көньяк Кореяда укып йөргән Уфа егетен биредәге кыз белән ташлашканнан соң төрмәгә утыртканнар.

Көньяк Кореяда укып йөргән Уфа егетен биредәге кыз белән ташлашканнан соң төрмәгә утыртканнар.
Алишер Гафуровны 10 айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Туганнары сөйләвенчә, Корея кызы, янәсе, егет аның ачыктан-ачык фотоларын социаль челтәрләргә куям, дип янаганы өчен судка биргән.
Көньяк Кореядан студент сентябрьдә диплом алып кайтырга тиеш булган. Ул халыкара мөнәсәбәтләр факультетында белем алган һәм дипломат булырга хыялланган. Йөргән кызы Лика белән егет укыган вакытта танышканнар. Ул аның беренче мәхәббәте булган. Кыз Алишерга телне өйрәнергә ярдәм иткән, ә Алишер аны курортларга ял итәргә йөрткән. Әмма яшьләр ачуланышкан һәм ташлашкан. Менә шуннан кыз үзен сәер тота башлаган, дип сөйли Алишерның кече сеңлесе.
Лика егетнең гаиләсенә төрлечә янаган. Моны туктатыр өчен Алишер кызга: "Әгәр дә минем гаиләмә янасаң, синең ачыктан-ачык-фотоларыңны әниеңә салам", - дигән.
Шушы сүзләре өчен кыз Алишерны судка биргән. Корея адвокатлары егетнең гаиләсен, моның өчен берни дә булмый, дип тынычландырса да, нәтиҗәдә егетне 10 айга төрмәгә утырталар. Туганнары әлегә кадәр Алишер белән элемтәгә керә алмый. Корея төрмәсеннән ул аларга шалтыратмаган.
Әлеге мәгълүмат Русия Тышкы эшләр министрлыгына барып җитсен өчен егетнең туганнары петиция җыя.
- Без әлегә өч көн эчендә 1724 имза җыйдык. 100 меңгә якын имза җыярга телибез, - ди алар.
Ә Алишерның әнисе Югары судка апелляция шикаяте бирү өчен Көньяк Кореяга барырга җыена.
Читайте нас