+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 июль 2019, 05:02

“Ярдәм бар, булачак һәм артачак!”

Республикада яшәүче гаиләләргә нинди түләүлә

Республикада халык саны кимүе — бүген актуаль мәсьәләләрнең берсе. 2000 елдан республика халкы 68 мең кешегә кимеде. Былтыр гына да республика 12 мең кешесен югалтты. Демография мәсьәләсенә тукталганда, тәү чиратта, туучылар санын игътибарга алырга кирәк. Былтыр, 2014 елдагы белән чагыштырганда, республикада туучылар саны 21 процентка кимеде. Быел исә, янә 11 процентка азрак туды. Чыннан да, әлеге мәсьәләне хәл итү өчен бүгеннән мөһим чаралар күрү таләп ителә.

Туымны арттыру максатында Башкортстанда нинди эш­ләр башкарыла? Яшь гаиләләр нинди ярдәмгә дәгъва итә ала? Шушы һәм башка сораулар белән без республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Әлфир САДРТДИНОВка мөрәҗәгать иттек.


— Әлфир Сабир­җанович, бала туган очракта яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында һәркем белә. Билгеле, бу ярдәм төрләре үзгәреп тора. Яңа гына әти-әни булганнарга бүген нинди күләмдә матди ярдәм күрсәтелә?

— Беренче баласы туган яисә тәрбиягә алучы гаиләләргә ай саен былтыр 8892 сум түләнсә, быел ул 9182 сум тәшкил итә.

Гаиләнең кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкырдан күбрәк булмаса, балага яшь ярым булганчы төбәктә дәүләт ярдәме каралган. Мәсәлән, былтыр республикада яшәү минимумын 9498 сум дип алсак, бу түләүләр 14247 сумга тигез иде. Быел исә бу күрсәткеч 14328 сум тәшкил итә.

Шушы елның 1 июленә алынган мәгълүматлар буенча, әлеге пособие 6055 кешегә билгеләнгән. Моның өчен 514,3 миллион сум тотынылган.


— Күпбалалы гаиләләр өчен ниндидер үзгәрешләр бармы?

— 2017 елның 31 декабреннән өченче һәм аннан соң туган балалар өчен республикада 5805 гаилә дәүләт ярдәме алды. Моның өчен 492,6 миллион сум җәлеп ителде, шуның 114,6 миллион сумы — республика бюджетыннан.

Шуны да ассызыкларга кирәк: күптән түгел күпбалалы гаиләләрне тораклы итү максатыннан Русиядә янә бер хокукый нигез барлыкка килде. Аңа ярашлы, шушы ел башыннан өченче һәм аннан соң туган бала өчен гаиләләргә 450 мең сум акча бүленә башлады. Бу мотлак рәвештә ипотека кредитын каплау өчен тотынылырга тиеш.

Шулай ук агымдагы елның 1 ию­леннән мөмкинлекләре чикле балага 18 яшь тулганчы яисә тумыштан 1нче группа инвалид бала тәрбияләүче яисә тәрбиягә алучы эш яшендәге ата-аналарга түләүләр 5,5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр күтәрелде.


— Әлфир Сабирҗа­нович, күпбалалы гаи­ләләргә һәм аз тәэмин ителгән күпбалалы гаилә­ләргә түләүләр төрлечә башкарыла. Аз тәэмин ителгән күп­балалы гаи­ләләргә нинди ярдәм күр­сәтелә?

— Яшәү минимумыннан ким­рәк керемле күпбалалы гаиләләргә республикада аерым дәүләт ярдәме күрсәтелә. Яшь ярымнан өч яшькә кадәр һәр балага 3 мең сум тәшкил итә ул. Моннан тыш, балаларның ялын оештыру өчен һәм башка ташламалар бар.


— Киләсе елда яшь гаиләләргә ярдәм итүдә нинди үзгәрешләр көтелә?

— Яшь балалы гаиләләргә ярдәм федераль һәм республика башлангычы белән башкарыла. Ил буенча көтеләчәк яңалыкларга тукталсак, тәү башлап, балага яшь ярымнан өч яшькә кадәр булган түләүләрнең артачагын әйтергә кирәк. Әлегә кадәр бу 50 сум тәшкил итә иде. Киләчәктә ул балалар өчен айлык яшәү минимумы күләмендә түләнелә башлаячак. Бу пособиене Русия субъектларында билгеләнгән яшәү минимумы ике тапкырдан артмаган керемле гаиләләр алачак.

Икенче яңалык — гаиләнең уртача керемен билгеләүче алым үзгәрә. Ягъни, “Балалы гаиләләргә ай саен түләнүче пособие турында” Федераль законга ярашлы, беренче яисә икенче бала туган очракта яшәү минимумын 1,5тән 2гә арттыру күз уңында тотыла.

Шулай ук 2020 елда “Ана капиталы” да индексланачак. Әле ул 453 026 сум булса, киләсе елда 470 мең сум тәшкил итәчәк.


— Башкортстанда бу җәһәттән ниндидер үз­гәрешләр булачакмы?

— Агымдагы елда күп­балалы гаиләләрнең статусын күтәрү максатыннан 18 яшькә кадәр өч яисә аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә республиканың күпбалалы гаиләсе таныклыгы тапшырыла башлаячак.

Әле сөт кухняларын тергезү буенча колачлы эш башкарыла. Әлегә кадәр аерым ташламаларга ия булган гражданнарга коры сөт бирелә иде. Бу башлангыч Уфада тиз арада гамәлгә ашырыла башлады. Киләчәктә аңа башка шәһәрләр дә кушылачак.

Тагын бер башлангычны телгә аласым килә. Билгеле булуынча, республикада 8 балалы гаиләләргә 600 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелә. Сер түгел, бик күп гаиләләрдә сигезенче бала туганчы беренчеләренә 18 яшь тулып, бу ярдәмне ала алмый иде. Әлеге вакытта бу күрсәткечне 18 яшьтән 23 яшькә кадәр күтәрү турында закон проекты әзерләнә.

Республикада балалар бакчасы мәсьәләсен берничә ел рәттән хәл итәргә тырышсак та, әлеге мәсьәлә актуальлеген югалтмый. Киләчәктә яшь ярымнан өч яшькә кадәр булган балаларны шәхси балалар бакчасына урнаштыру өчен сертификат булдыру өстендә дә эшлибез. Моның өчен баланың әнисенең эш урыны булырга һәм ул бала өчен пособиене инде алмый башларга тиеш булачак.

Яшерен түгел, соңгы елларда бала тудыра алмаган гаиләләр саны да арта. Әлеге мәсьәлә дә республикадагы демография хәленә кире йогынты ясый. Шул ук вакытта, соңгы елларда ЭКО ярдәмендә дөньяга килгән балалар саны да арта. Билгеле, бу процедура зур чыгымнар таләп итә. Әлегә кадәр хатын-кызны ЭКОга әзерләү өчен чыгымнарны Мотлак медицина страховкалау фонды капласа, киләчәктә моның өчен бюджет ярдәме күрсәтү мөмкинлеге дә карала.


— Әңгәмә өчен зур рәхмәт.
Гөлия Гәрәева әңгәмәләште.


Кирәкле документлар исемлеге


1. Түләүләр башкарылсын өчен гариза.

2. Ата-аналарның һәм башка балаларның паспорты һәм туу турындагы таныклыгы.

3. Гаилә әгъзаларының һәркайсының шәхси мәгълүматын тикшерүгә ризалыгы турында гариза.

4. Яшәү урынында теркәлү турындагы документлар.

5. Никахка керү таныклыгы.

6. Гаиләдәге һәркемнең соңгы өч айдагы кереме турында белешмә.

7. Ана булганлыктан мотлак социаль страховкалауга кертелмәгән гражданнарның эш кенәгәсе.

8. Әгәр дә баланың кайсыдыр ата-анасы икенче муниципаль берәмлектә яшәсә, республиканың халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән әтисенең яисә әнисенең акча алмавы турында белешмә.

9. Мәшгульлек дәүләт хезмәте органыннан эшсезлек яисә башка түләүләрнең булуы (булмавы) турында белешмә.

10. Тәрбиягә бала алучылар өчен попечительлек турында карар.

11. Тәрбиягә бала алучының балага башкача акчалата түләүләр алмавы турында документ.

12. Уллыкка алынган баланың туу турында таныклыгында бу хакта белешмә юк икән, суд карары.

13. Гаиләдәге һәркемнең СНИЛСы.

14. Авылда яшәүчеләр өчен җир участогы булу-булмавы турында мәгълүмат.


Читайте нас