+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 июль 2019, 12:48

71 ел бергә гомер кичереп, бер көнне үлгәннәр

АКШның Джорджия штатында 71 ел бергә гомер кичергән ир белән хатын бер көндә вафат булган. Герберт Делейгл 1947 елда Уэйнсборо шәһәре кафесында эшләүче Мэрилин Фрэнсис белән танышкан, дип яза Лента.ру.

“Мин аны кафеда еш күзәттем, күзләремне аңардан алалмадым, — дип искә төшерә ул 2018 елда “WRDW”га биргән интервьюда. – Берничә көннән кыюлыгымны җыеп, аны очрашуларга чакырдым».
Бер елдан алар өйләнешә. Гаиләнең 6 баласы, 16 оныгы, 25 оныкчыгы бар.
Алар икесе бер көнне, 12 июльдә Уэйнсборо дәваханәсендә үлә, 94 яшьлек Герберт төнге 2 сәгать 20 минутта, ә 88 яшьлек Мэрилин Фрэнсис 12 сәгатьтән соң вафат булган. Алар 15 июльдә җирләнде.
Читайте нас