Оныклар картәни, картәти тәрбиясенә мохтаҗмы?
Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз, килешәсездер, бүгенге картәниләр һәм картәтиләр элеккеләрдән нык аерыла. Әлбәттә, заман үзгәргән саен кешеләр һәм алар арасындагы мөнәсәбәт тә үзгәрә.
Әгәр дә картәни әни яисә әти кешенең тәрбиясен дөрес түгел, дип тәнкыйтьләп торса, ә инде картәти оныгын гел генә иркәләсә һәм очындырса, нишләргә? Аларга баланы тәрбияләшергә үз өлешләрен кертергә рөхсәт итәргәме? Менә шушы сорауларга җавап эзләп карыйк.
Беренчедән, яшьләрнең һәм картәни-картәтиләрнең тәрбиягә булган карашы төрлечә булырга мөмкин.
30 ел элек үз баласын тәрбияләгән, бүген инде картәни вазыйфасын башкаручы хатын яшьләргә оныгын дөрес тәрбияләмәүдә үз дөреслеген исбатлый башлый. Имеш, яшь ана баласын дөрес ашатмый, кат-кат киендерми, прививкаларны вакытында ясатмый һәм башкалар. Бу очракта яшь ата-анага сабыр булырга кирәк. Иң мөһиме — бала тугач та картәниләр белән элемтәне өзмәскә. Балагыз бераз үскәч, нәкъ өлкәннәрнең ярдәменә мохтаҗ булырга мөмкинсез.
Икенчесе — Балагызны “начарлыкка” өйрәтүдән курку.
Башыгызда мондый уйлар туа икән, картәни-картәти белән капма-каршы утырып, уртак фикергә килеп сөйләшергә кирәк. Сез тәрбия ысулларының кайсын кулланачаксыз, нәрсә ашатырга, ничек киендерергә икәнлеген алдан әйтеп куйсагыз, яхшырак булачак.
Өченче. Гадәттә, картәни-картәтиләр оныкларын артыгын иркәли, очындыра, көенә генә тора, барлык нәрсәгә дә рөхсәт бирә. Бу очракта нишләргә?
Иркәләргә рөхсәт итәргә! Тик чамасын белеп кенә. Сәбәбе — ата-ана үзе баласын көн дә тәрбияли һәм алар артык иркәләүнең зыянлы икәнлеген аңлый. Менә шуның өчен дә картәни-картәтиләрнең иркәләве бала өчен бик кирәк.
Дүртенче. Элемтәләр юклыгы.
Әгәр дә сез балагызның картәни-картәтисе белән аралашмыйсыз икән, бу әле аның алар турында бернәрсә дә белмәгәнлеген аңлатмый. Французларда шундый мәкаль бар: “Балалар һәм йорт этләре барысын да белә”. Кеше дөньяга тугач, аның туганнары белән күзгә күренмәгән элемтә барлыкка килә. Менә шул мәгълүмат аның якыннары барлыгын сиздереп тора. Шуның өчен сез, бер-берегез белән аралашмаган хәлдә дә, картәни-картәтинең ниндидер акланган сәбәп нәтиҗәсендә оныгы белән еш очраша алмаганлыгын аңлатыгыз.
Бишенче. Картәни сезнең шартларда гына ярдәм итәргә бурычлы түгел.
Әгәр дә балагызның картәнисе “Кайчан килергә һәм нәрсә эшләргә?” дип тора икән, бары тик рәхмәтле булырга кирәк. Ә инде башкача булса, аларны да аңларга тырышыгыз. Гомумән, һәр картәнинең балаларны яраткан яше була. Мәсәлән, кайберсе 3 яшькә кадәр балалар белән уртак телне тиз тапса, яшүсмерләр белән аларның “борчагы пешми”. Шулай ук нәкъ кире вариант та булырга мөмкин.
Гадәттә, ата-аналар балаларын тәрбияләгән чорда актив тормыш алып бара, эшли, барлык нәрсәгә дә өлгерергә тырыша. Ә инде балалар һәм өлкән яшьтәгеләр артык ашыкмый гына, тормышның үз агышында яши. Моннан чыгып, шуны әйтәсе килә: бу ике буын бер-берсе белән охшаш. Юкка гына “Алтыдагы — алтмышта”, димиләр бит.
Картәни-картәтиләр белән аралашу вакытында бала кеше тормыш белән бәйле мөһим нәрсәләрне аңлый. Мәсәлән, картлык, сәламәтлек какшау, чир, үлем, өлкән яшьтәге балалар һәм өлкән яшьтәге ата-аналарның аралашуы. Бу читтән карап торганда гына гади кебек күренә. Ә чынында исә алар гаилә системасын берләштерә.