Бүген Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика территориясендә таможня органнары оешуга 30 ел тулуга багышланган тантаналы җыелышта чыгыш ясады.
Төбәк җитәкчесе Башкортстан таможнясы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын әлеге истәлекле дата белән котлады һәм аларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
Бәйрәм чарасында Федераль таможня хезмәте җитәкчесе Владимир Булавин катнашты.
- Хөрмәтле таможня хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне Башкортстан Республикасы таможня органнары оешуга 30 ел тулу белән котлыйм!
Хөрмәтле Владимир Иванович, әлеге бәйрәмне уртаклашырга һәм хезмәттәшләрегезне котларга вакыт тапканыгыз, безнең республикага килүегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Таможня органнарының әһәмияте бәяләпҗ бетергесез. Сез белгәнчә, Башкортстан икътисады үсешсен өчен башка илләр белән хезмәттәшлек, сәүдә итү, инвестицияләр җәлеп итү өчен барлык ишекләр дә ачык. Әлбәттә, таможня хезмәте биредә мөһим роль уйный.
Бүген мин үзебезнең таможня органнары вәкилләренә, барлык җитәкчеләренә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Хөрмәтле Владимир Иванович! Безнең республикага һәм безнең таможня хезмәтенә күрсәткән ышанычыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Әлбәттә, без сынатмаска һәм бу ышанычны акларга тырышачакбыз.
Сезгә тагын бер кат уңышлар, ныклы сәламәтлек, иминлек телим! Алга, Башкортстан!, - диде Радий Хәбиров.