ЗАГС белгечләре Уфадагы иң популяр исемнәрне атады.
Орджоникидзе районы ЗАГС мәгълүматларына караганда, агымдагы елның беренче яртысында кызлар арасында - Арина һәм Софья, малайлар арасында Артем һәм Тимур иң популяр исемнәр булган.
Моннан тыш, күпләр Виктория, Әминә, Мәдинә һәм Сабина, Егор, Әмир, Ислам, Алан, Кәрим һәм Таһир исемнәрен дә кушкан.
Югарыда күрсәтелгән чорда барлыгы 443 малай һәм 430 кыз туган, ә 13 гаиләнең игезәкләре бар.
Яшь парларның уртача яше артты дип билгеләп үтелә. Әгәр элек 18-24 яшьләрдә күбрәк өйләнешсәләр, хәзер 25-35 яшьтә кавышулар күбрәк теркәлә.