Башкортстан Дәүләт Җыелышы–Корылтай Рәисе Константин Толкачев Санкт-Петербургта Русия һәм Белорусия төбәкләренең VI форумында катнаша.
- Форум - ике яклы хезмәттәшлекне үстерү өчен стратегик әһәмиятле вакыйга. Уртак проектларны уңышлы гамәлгә ашыру өчен бу яңа этәргеч бирәчәк. Форум ике ил төбәкләре арасында мөнәсәбәтләрне ныгытуга, шул исәптән парламентара хезмәттәшлек, законнар чыгару тәҗрибәсе белән алмашуга зур этәргеч бирер дип ышанам, - диде Константин Толкачев.
Көннең беренче яртысында республика парламенты спикеры секцияләр утырышында катнашты.
Секцияләр утырышларында мәдәни һәм гуманитар элемтәләрне үстерү проблемалары, мәгариф һәм туризм өлкәсендә ике як өчен дә файдалы проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алышынды.
Секцияләр эше тәмамлангач, милли эшлекле советларның киңәйтелгән утырышы булачак.