Кичә интернетта Минтимер Шәймиев җырлаган видео пәйда булды.
Роликны үзенең Инстаграм битенә Татарстанның Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов урнаштырган, дип яза "Татар-информ".
Дәүләт Киңәшчесе милли киемнән киенгән баянчылар аккомпанементына "Эх, алмагачлары" җырын башкара.
Караучылар әлеге видеоны бик уңай бәяли. Алар видео астында "Афәрин!", "Шәймиев бабай белән горурланабыз", "Сәләтле кеше барлык өлкәләрдә дә сәләтле" кебек комментарийлар калдырган.